ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш тагын бер әфганчы улының исемен мәңгеләштерде

22 апрель 2019, 22:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актаныш тагын бер әфганчы улының исемен мәңгеләштерде Гомәров Ясәви Хәмзә улының туган йорт диварына элмә такта урнаштырылды.

(Актаныш, 22 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы узган елдан Әфган сугышында катнашкан, Әфганстан мәхшәрен соңгы сулышларына кадәр оныта алмаган актанышлыларның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән, туган нигезләренә истәлек такталары урнаштыру традициясен башлап җибәрде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Шушы вакыт аралыгында хәтер такталары Иске Сәфәр, Чат, Бикчәнтәй, Әтәс, Апач, Иске Богады авылларына куелып, Актаныш газиз улларына шул рәвешле хөрмәт билгесе күрсәтте.

20 апрель көнне исә әлеге мәртәбәле чара Кәзкәй авыл җирлегендә дәвам итте. Гомәров Ясәви Хәмзә улының туган йорт диварына элмә такта урнаштырылды. Әфганчы-интернационалистлар, район җитәкчелеге, җирлек халкы катнашында үткән чарада 2003 елда вафат булган районлы хакында истәлекләр яңарды, аның фотосурәте янәшәсенә канәферләр салынды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10