ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Новгород өлкәсендә бакчачылык ширкәтләрендә берьюлы унҗиде йорт яна

22 апрель 2019, 15:28

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында янгын сүндерү өчен авиацияне җәлеп итәргә әзерләнәләр.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Түбән Новгород өлкәсендә ике бакчачылык ширкәтендә дача йортлары яна. Әлеге вакытта унҗиде йортка ут капкан. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Түбән Новгород өлкәсенең Кстов районында "Каенкай " һәм “Ял” коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә дача йортлары яна", - диделәр министрлыкта.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башлангыч мәгълүматлары буенча, "Каенкай" бакчачылык ширкәтендә җиде бакча йорты яна, хәзер янгын бастырылган. "Ял" бакчачылык ширкәтендә 10 дача йорты яна", - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә. Йортлар биредә җәй көнендә генә файдаланыла.

"Янгынга икенче, югары, катлаулылык номеры бирелде. Янгын сүндерүгә кирәк була калса дип, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе әзер тора”, - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10