ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда берничә машина бәрелешеп, дүрт кеше, шул исәптән өч яшьлек бала имгәнгән

22 апрель 2019, 15:50 , Фото: соцсети

Казанда берничә машина бәрелешеп, дүрт кеше, шул исәптән өч яшьлек бала имгәнгән Өч иномарка катнашындагы юл-транспорт һәлакәте тиешле дистанция сакламау аркасында килеп чыккан.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Казанда өч чит ил автомобиле катнашындагы авариядә дүрт кеше, шул исәптән 3 яшьлек бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Якшәмбе көнне, 21 апрельдә, 16.20 сәгатьтә «Фольксваген Гольф» автомобиле 54 яшьлек ир-ат иткән «КИА» машинасы белән бәрелешкән.  Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Фольксваген Гольф» йөртүчесе Дементьев урамындагы 1/10нчы йорт каршында тиешле дистанция сакламаган», - дип искәрттеләр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле каршы як полосага чыгып, «Фольксваген Джетта» машинасына килеп бәрелгән.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Фольксваген Гольф» автомобиле йөртүчесе, шулай ук «Фольксваген Джетта»ның 31 яшьлек шоферы, әлеге машинада барган 57 яшьлек хатын-кыз һәм 3 яшьлек бала зыян күргән.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10