ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексей Песошин муниципалитетларда яшьләр сәясәтен булдыру мөһимлеген әйтте

22 апрель 2019, 13:00 , Фото: Рамиль Гали

Алексей Песошин муниципалитетларда яшьләр сәясәтен булдыру мөһимлеген әйтте Быел 26 яшүсмерләр клубын, 9 яшьләр үзәген төзекләндерү ниятләнә.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның район-шәһәрләрендә яшьләр сәясәтен булдыру мөһим. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисабында ТР Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

«Яшьләр сәясәте 2018 елда яңа формат алды. Президент Указы белән Яшьләр эшләре министрлыгы оешты. Бу эшләр яшьләр проблемаларына игътибарны көчәйтергә мөмкинлек бирер дип ышанам. Аеруча муниципалитетларда яшьләр сәясәтен төзү мөһим, компетентлы кадрлар кирәк», - диде Хөкүмәт җитәкчесе.

Алексей Песошин 2018 елда 19 балалар сәламәтләндерү лагере, 28 яшүсмерләр клубы, 6 яшьләр үзәге ремонтланганын әйтте. Быел 26 яшүсмерләр клубын, 9 яшьләр үзәген төзекләндерү ниятләнә. «Лето детям» республика программасы кысаларында, 94 балалар сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонт белән колачлау планлаштырыла. Моның өчен 7 млрд сум акча тотылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10