ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда бакчачылык маршрутлары 27 апрельдән эшли башлаячак

22 апрель 2019, 14:42 , Фото: архив / Александр Эшкинин

Казанда бакчачылык маршрутлары 27 апрельдән эшли башлаячак Автобуслар 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр йөриячәк.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Бакчачылык маршрутлары 27 апрельдән эшли башлаячак. Транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«27 апрельдән башлап шәһәр бакчачылары өчен алты сезонлы бакчачылык маршруты хәрәкәте оештырылачак», - диде ул.

Маршрутлар Дәрвишләр бистәсе торак массивы, «Крутушка», «Текстильщик», «Горизонт» («Май комбинаты») бакчачылык җәмгыятьләре һәм Ерак бакча, Яңа Шигали авыллары юнәлешләрендә эшләячәк.

Марат Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, пассажирларга хезмәт күрсәтүчеләр билет бәясен һәм ташламалар булу-булмавын үзләре билгеләячәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10