ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан халкына Георгий тасмаларын 25 апрельдә Бауман урамында тарата башлаячаклар

22 апрель 2019, 12:26

Казан халкына Георгий тасмаларын 25 апрельдә Бауман урамында тарата башлаячаклар Җиңү волонтерлары тасмаларны «Казан» Гаилә үзәге, Камал театры янында һәм Горький паркында 9 майга кадәр өләшәчәк.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 25 апрельдә Казанның Бауман урамында «Георгий тасмасы» акциясе старт ала. Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Җиңү волонтерлары»ның Казан бүлеге һәм Казан волонтерлар хәрәкәтен үстерү үзәге активистлары Бауман урамында Георгий тасмалары тарата башлаячак. Акциягә 25 апрель көнне 9.30 сәгатьтә старт бирелә. Игелек маршы мәктәп укучыларын, урта махсус уку йортларында белем алучыларны һәм иҗтимагый оешма әгъзаларын берләштерәчәк», - диде Айрат Фәизов.

Җиңү волонтерлары тасмаларны Бауман урамында, «Казан» Гаилә үзәге һәм Камал театры янында 9 майга кадәр өләшәчәк. Җиңү символын шулай ук Горький, Петров, Урицкий, «Крылья Советов», Җиңү паркларында һәм Горки-Әмәт урманында да бүләк итәчәкләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10