ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

1 июльдән ялган сөт ризыкларын сатуга чик куелачак – Россельхознадзор

22 апрель 2019, 12:11 , Фото: архив

1 июльдән ялган сөт ризыкларын сатуга чик куелачак – Россельхознадзор “Сөт продукциясен электрон ветеринария документы белән сата башлагач, намуссыз җитештерүчеләргә юл ябыла”, - ди Евгений Иванов.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов сүзләренчә, тиздән сөт продукциясе җитештерүче намуссыз эшмәкәрләргә көн бетә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Сөт ризыкларына электрон ветеринария сертификаты тутыру контрафактка юлны ябачак. Сер түгел, бүген Россиядә билгеле бренд исемнәрен урлап, үз продукциясен тәкъдим итүче оешмалар бар. Әлеге документ үз көченә кергәч, чит исем белән продукция сатуга чик куелачак", - диде Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары. 

Евгений Иванов танылган брендларны кабатлаучылар “бизнесы”на шулай нокта куелыр дип уйлый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10