ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татарские сардельки" составыннан дуңгыз ите алыначак - Кунгур ит комбинаты

22 апрель 2019, 11:48

“Татар-информ” татар исеме белән аталган продукциядә ни өчен дуңгыз сурәте куелган һәм дуңгыз ите кулланыла дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән иде.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Пермь краендагы Кунгур ит комбинаты "Татарские сардельки" продукциясен әзерләгәндә киләчәктә дуңгыз итен кулланмаячак. Бу хакта “КОМОС ГРУПП” агрохолдингы “Татар-информ”га җавабында хәбәр итә.

“Татарстан Республикасындагы кулланучылар фикерен исәпкә алып, компания җитәкчелеге “Татарские” сарделькасының рецептурасын үзгәртергә һәм составыннан дуңгыз итен алырга карар кылды”, - диелә “Татар-информ” га килгән хатта.

“Татар-информ” составында дуңгыз ите булган сарделькаларның ни өчен “Татарские” дип аталуын сорап “КОМОС ГРУПП” агрохолдингына мөрәҗәгать итте.

"Сарделькаларның «Татарские» дип исемләнүе продукциянең составында ООО «ТАТМИТ Агро» җитештерүченең ит чималы булуы белән бәйле. Бу Татарстанның Саба районы Шәмәрдән авылында урнашкан заманча дуңгыз ите җитештерү компексы ООО "Кунгурский" ит комбинатын дуңгыз ите белән төп тәэмин итүче булып тора", - дип яза агрохолдингның матбугат үзәге.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10