ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда эш эзләүче пенсия алды яшендәге кешеләрнең 23 проценты эш тапкан

22 апрель 2019, 11:40

Татарстан башкаласында пенсия яше арту нәтиҗәсендә пенсия алды яшендәге эшсезләр саны күбәйгән.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда эш эзләүче пенсия алды яшендәге 50 кешенең 100гә якыны гына эшкә урнаша алган. Казан шәһәре Мәшгульлек үзәге директоры Марат Хәйруллин мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Эш эзләүчеләр исемлегендә дүрт меңнән артык кеше (шуларның 486сы – пенсия алды яшендәге гражданнар) теркәлгән. 2 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 110сы – пенсия алды яшендәгеләр», - диде Хәйруллин.

Пенсия яше артуга бәйле рәвештә эшсезләр арасында пенсия алды яшендәге гражданнар (былтыр 10,5 процент булса, быел 13,7 процентка җиткән) саны күбәйгән.

  • Узган елның октябрендә Казан шәһәре Мәшгульлек үзәге пенсия алды яшендәге гражданнар өчен кайнар линия ачкан иде. Шалтыратулар түбәндәге телефон буенча кабул ителә: 8 (843) 562 48 29.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10