ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Шри-Ланкада шартлаулар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 290га җиткән

22 апрель 2019, 09:51

Корбаннар арасында россиялеләр юк, дип белдерделәр Россия илчелегендә.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Шри-Ланкада шартлаулар нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 290га җиткән, тагын 500 кеше зыян күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар арасында Дания, Япония, Пакистан, Марокко, Һиндстан, Бангладеш, Кытай, Нидерланд, АКШ, Төркия һәм Бөекбритания гражданнары бар. Алар арасында россиялеләр юк, дип белдерделәр Россия илчелегендә.

Полиция 24 кешене тоткарлаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10