ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Минзәләдә ветераннарга бүләкләр тапшыру башланды

22 апрель 2019, 08:00 , Фото: menzela.ru/

Минзәләдә ветераннарга бүләкләр тапшыру башланды Районда барлыгы 142 кешегә Президент бүләге ирештереләчәк.
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", "Минзәлә", Флура Мусина). Минзәлә районы ветераннары Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Татарстан Президентының махсус бүләкләрен ала башлады. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 
Районда барлыгы 142 кешегә Президент бүләге кайтты. Алар Ватан сугышында катнашучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырыла.
 
 Беренче шундый бүләкләрне ветераннар район башкарма комитеты җитәкчесенен социаль мәсьэлэлэр буенча урынбасары Нэля Бикеева кулыннан алды. 
 
"Исән булып, бүгенге тормышның рәхәтен күреп, кадер-хөрмәттә яшәгез әле. Бөтен районыбызда сез – сугышта катнашкан ветераннарыбыз бары 23 кеше калдыгыз. Илебез иминлеге өчен куйган тырышлыгыгыз өчен бик зур рәхмәтле сезнең алда", - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Нэля Габдулловна.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10