ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Балык Бистәсе Олы Елга авылы мәчетен Вологдага реставрацияләргә алып китәләр

22 апрель 2019, 03:00 , Фото: rsloboda-rt.ru/

Балык Бистәсе Олы Елга авылы мәчетен Вологдага реставрацияләргә алып китәләр Бу җитди эшкә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган архитектор, төзелеш сәнгате һәйкәлләрен реставрацияләүче Александр Попов алынган.
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Илгиз Җамалиев).  Балык Бистәсе районы Олы Елга авылының гына түгел бөтен районның бизәге булган мәчетне соңгы нергәсенә кадәр сүтеп, мең чакырымнан артык ераклыкта урнашкан Вологда өлкәсенә алып китеп реставрацияләчәкләр. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
 
Бу җитди эшкә Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган архитектор, төзелеш сәнгате һәйкәлләрен реставрацияләүче, архитектура өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов алынган.
 
Биредә эшләр гыйнвар аенда башланган. Бүгенге көндә түбәсен сүтеп манарасын төшергәннәр инде. Узган пәнҗешәмбе көнне Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты мәчеттәге эшләр барышы белән таныштыру максатыннан масса-күләм мәгълүмат чаралары өчен пресс-тур уздырды.
 
Чарага шулай ук Казан төзелеш көллияте студентлары да чакырылган иде. Александр Попов алар өчен мастер класс уздырды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10