ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Балык Бистәсеннән язгы чакырылышта 34 егет армиягә алыначак

22 апрель 2019, 01:00 , Фото: rsloboda-rt.ru/

Балык Бистәсеннән язгы чакырылышта 34 егет армиягә алыначак Мәдәният йортында, хәрби хезмәткә чакырылучы якташларыбызны озатуга багышланган тантаналы кичә булды.
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Илгиз Җамалиев). Бу язда Балык Бистәсе районыннан армия сафларына 34 егет чакырыла. Алар илебезнең төрле почмакларында Ватан алдындагы  бурычларын үтиячәк. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 
Мәдәният йортында, хәрби хезмәткә чакырылучы якташларыбызны озатуга багышланган тантаналы кичә булды. Анда армиягә китәчәк егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары, югары сыйныф укучылары килгәннәр иде.
 
Аларны бу истәлекле көн белән район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, хәрби комиссар Фәрит Ваһапов котлады.
 
Традиция буенча дин әһелләре: Александр атакай һәм Равил хәзрәт тә яшьләребезгә фатихаларын бирде.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10