ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Сабаның башлангыч сыйныф укучылары планетарий белән танышкан

22 апрель 2019, 00:00 , Фото: saby-rt.ru/

Сабаның башлангыч сыйныф укучылары планетарий белән танышкан Планетарийларда классик программалар йолдызлы күк проекты һәм компьютер графикасын күрсәтүче берничә видеопроектор базасында үткәрелә.
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары"). Саба район мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен планетарийга сәяхәт оештырылды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Башта укучылар белән танышу һәм аралашу булды, аннан соң балалар өчен мавыктыргыч программа күрсәтелде. Соңыннан балалар үзләре караган сеанстан алган якты хис-кичерешләре белән бик теләп уртаклашты. 
 
Планетарийларда классик программалар йолдызлы күк проекты һәм компьютер графикасын күрсәтүче берничә видеопроектор базасында үткәрелә, фильмнардан өзекләр, слайдлар тәкъдим ителә. Панорамалар планеталар һәм аларның иярченнәре аеруча мавыктыргыч булачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10