ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

“Сарман” агрофирмасында арпа чәчә башладылар

22 апрель 2019, 04:00 , Фото: sarman-rt.ru/

“Сарман” агрофирмасында арпа чәчә башладылар 1797 гектардагы көзге бодайны ашлау төгәлләнгән, бу басуларга гектарына 1 центнердан аммиак селитрасы кертелгән.
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова). “Сарман” агрофирмасында арпа чәчүдә дүрт агрегат эшли. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
“Сарман” агрофирмасында арпа чәчә башладылар. Янурыс янындагы 290 гектарлы басуда “Ксерион” тракторына тагылган “Хорш Пронто” агрегаты белән Иршат Галиев эшли.
 
Улы Рамил белән алар сменалап эшләячәкләр. Катоклауга Нияз Тимерҗанов чыга. Басуга орлыкны Айрат Салихов алып килә. Басуның түрендәрәк “МТЗ-1221” тракторларында тырмалауда Айрат Харисов һәм Мөнәвир Насыйбуллин агрегатлары эшли. Рәмдүс Фәртдинов, Хәмит Шәехов та шушы эштә. 
 
Арпаны бу якта 407 гектарда чәчсәләр, Чукмарлы ягында 1323 гектарда чәчәселәре була.
 
1797 гектардагы көзге бодайны ашлау төгәлләнгән, бу басуларга гектарына 1 центнердан аммиак селитрасы кертелгән. Үсемлекләр куаклану чорында тагын бер центнердан ашланачаклар. 
 
Агрофирма буенча арпа чәчүгә дүрт агрегат чыкты, дип хәбәр итте баш агроном Миргаҗәм Мирзасалихов. Берәү гәрчич чәчүдә эшли. Дым каплауга исә 21 агрегат чыккан.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10