ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Спас басуларына пневмоходлар чыкты

22 апрель 2019, 02:00 , Фото: spas-rt.ru/

Спас басуларына пневмоходлар чыкты Район хуҗалыклары тиешле агротехника чараларына – шытымнарны тукландыру һәм тырмалауга тотынды.
(Казан, 22 апрель, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас кырларына пневмоходлар язгы кыр эшләренә чыкты. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Район хуҗалыклары тиешле агротехника чараларына – шытымнарны тукландыру һәм тырмалауга тотындылар. Бу эшләрне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү мул уңыш алуга нигез булып тора, шуңа күрә механизаторлар бер генә минутны да бушка уздырмаска тырышалар.
 
“Болгар ВЗП” җәмгыятендә көзге бодай 4550 гектарда чәчелгән, көзге арыш 550 гектар җир били. Шытымнарны тукландыру өчен оешма Белгородтагы бер фирма белән килешү төзегән һәм нәтиҗәдә шушы агрочараны башкару өчен ике “Барс” пневмоходы җибәрелгән. 
 
Техникага фирманың дүрт тракторчысы хезмәт күрсәтә. Алар техниканы үзләре алып килеп, ике смена белән җәмгыятьнең Тукай участогында эшлиләр. Техниканың җитештерүчәнлеге тәүлегенә 1000 гектар тәшкил итә. Алар туфракка гектарына 120 килограмм исәбеннән аммиак селитрасын кертү белән мәшгуль. 
 
Ашламаны “Амкадор” һәм манипуляторлы КамАЗ белән Валерий Хохлов һәм Наил Мифтахов һәм аларның ярдәмчеләре Василий Степанов белән Александр Еремин төяп тора. 
Шушы көннәрдә игенчеләр хуҗалыкта 8670 гектар чамасы биләп торган туң җирләрне сөрүгә керешергә тиеш. Бу эшне башкару өчен басуга 15 трактор чыгачак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10