ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчете киләсе елга ачылачак

21 апрель 2019, 16:00 , Фото: muslim.ru

Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчете киләсе елга ачылачак 2015 елда төзелә башлаган мәчет осман-кырым татарлары стилендәге дүрт манаралы бинадан торачак.

(Мәскәү, 20 апрель, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Симферополь Җәмигъ мәчете киләсе елда ачылыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ”га Россия мөфтиләре шурасы Халыкара департаменты җитәкчесе Илдар Галиев хәбәр итте.

“Симферополь шәһәрендә Россия мөселманнары шурасы һәм Россия Федерациясе муселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән Кырым ярымутравы мөфтие Эмирали хаҗи Аблаев очрашуы узды. Очрашуда хәзерге вакытта Симферопольда төзелүче Җәмигъ мәчете мәсьәләсе дә күтәрелде. Аның киләсе, 2020 елда төзелеп бетәргә тиешлеге әйтелде”, - дип уртаклашты ул.

Җәмигъ мәчете 2015 елның 25 сентябрендә төзелә башлый. Аны төзү өчен Симферопольнең Ялтинская урамында җир бирелә. Ул дүрт манаралы була, осман-кырым татарлары стилендәге төп бинадан торачак.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин белән Кырым мөфтие Эмирали хаҗи Аблаев очрашуы бишенче Халыкара ялта форумы кысаларында узды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10