ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Быел "Татар дозор" квест-уенында Казан мәктәпләрендә укучы 200дән артык бала катнашты

21 апрель 2019, 15:33 , Фото: Владимир Васильев

Быел "Без быел югары уку йортларын уенга алмаска булдык", - диде Тәбрис Яруллин.

(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Казан мәктәпләрендә укучы 200дән артык бала "Татар дозор" квест-уенына җыелды. Аларны Бөтендөнья татар яшьләре форумы  җитәкчесе Тәбрис Яруллин каршы алды.

"Без быел югары уку йортларын уенга алмаска булдык. Алар "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә килерләр. Быел Татар дозоры фәкать татар һәм татар булмаган мәктәпләр өчен оештырыла", - диде Тәбрис Яруллин.

Квест «Татар Дозор»

Тәбрис Яруллин сүзләренчә, "Татар дозор" - ике теллелеккә багышланган уен. Аның төп максаты урамнарда очраган элмә такталарга игътибар итеп, кафе-рестораннарга, кибетләргә кереп, татар теленең кулланылышын тикшерү.

Быел квест берничә мәйданчыкта уза. Логикага бәйле уеннар Бауман урамында үткәрелә. Күренекле шәхесләргә багышланган чаралар Ирек мәйданында уза. Сәнгать һәм тарих темаларына бәйле биремнәрне укучылар Татар бистәсендә һәм Казан Кремлендә чишәчәкләр.

Квест «Татар Дозор»

Җиңүчеләр 26 апрель көнне Бауман урамында бүләкләнәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10