ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Шри-Ланкада җиденче шартлау булган, һәлак булучылар саны 185кә җитте

21 апрель 2019, 12:41

Мария Захарова хәбәр иткәнчә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр арасында россиялеләр юк.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Шри-Ланкада бу якшәмбедә чираттагы, җиденче шартлау булды. AFP хәбәр иткәнчә, ул ил башкаласы Коломбода булган. Соңгы мәгълүматларга караганда, бүгенге шартлауларда 185 кеше үлгән, 400 дән артык кеше яраланган. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Би-би-си» мәгълүматлары буенча, шартлау шәһәр зоопаркыннан ерак булмаган кунакханәдә булган.

Элегрәк башкалада өч кыйммәтле кунакханәдә (Cinnamon Grand, Shangri-La һәм Kingsbury) һәм Коломбо, Негомбо һәм Баттикалоа шәһәрләрендәге өч чиркәүдә булган алты шартлау турында хәбәр ителгән иде. Шартлатулар Пасха католиклары бәйрәме көнендә булды.

Корбаннар арасында 35 чит ил кешесе бар. Аерым алганда, АКШ, Нидерланд гражданнары, шулай ук Британия гражданнары бар. Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова хәбәр иткәнчә, корбаннар һәм зыян күрүчеләр арасында россиялеләр юк.

Бу хәл өчен җаваплылыкны әлегә берәү дә үз өстенә алмаган. Associated Press агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, алты һөҗүмнең икесен, фаразлар буенча, террорчылар оештырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10