ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тәтеш районында үзмәшгульлек системасына 54 кеше теркәлгән

21 апрель 2019, 22:00

Ел башыннан илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, “Һөнәри табышка салым” дигән махсус салым тәртибе эшли башлады.
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Михаил Гордеев). Тәтеш районында үзмәшгульлек системасына 54 кеше теркәлгән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
“Үзмәшгульлек” исеме астындагы яңалыкның өстенлекләре күп. Аларның иң мөһиме – әлеге системага күчү җиңеллеге – теркәлү өчен салым органнарына барырга кирәкми – күпләр моны үзләре башкарып чыга.
 
Ел башыннан илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, “Һөнәри табышка салым” дигән махсус салым тәртибе эшли башлады. Бу пилот проекты, ягъни тәҗрибә ясап карау буларак тормышка ашырыла. 
 
Тәтештәге күпфункцияле үзәктә Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм итү төбәк вәкиле Елена Нефедьева “Һөнәри табышка салым” тәртибенең үзенчәлекләрен һәм өстенлекләре белән уртаклашты.
 
"Беренчедән, бу салым йөкләнешен шактый киметә. Физик затлар белән эшләгәндә – 4 процент, юридик затлар белән – 6 процент. Табыш юк икән – салым да юк.  Салым салу шартлары 10 ел дәвамында үзгәрмәячәк. Әлеге гарантия канунда беркетелгән", - ди ул.
 
Яңа салым тәртибе чәчтарашлар, төзелеш хезмәтләре күрсәтүчеләр, фото-видео төшерүчеләр, заказ буенча төрле камыр ризыклары пешерүчеләр, бәйрәмнәр оештыручылар, массаж ясаучылар, тырнак ясау осталары, техника, өс һәм аяк киеме ремонтлаучылар һ.б. кызыксындыручан булачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10