ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тукай районы терлекчеләре Венгрия тәҗрибәсен өйрәнеп кайткан

21 апрель 2019, 20:00

Сәфәрнең төп максаты - терлекчелек буенча алга киткән бу ил тәҗрибәсе белән танышу, югары продуктлы малларны тоту үзенчәлекләрен өйрәнү.
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районы башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация Венгриядә булып кайтты. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Сәфәрнең төп максаты - терлекчелек буенча алга киткән бу ил тәҗрибәсе белән танышу, югары продуктлы малларны тоту үзенчәлекләрен өйрәнү, шул рәвешле үзебезнең мөмкинлекләр белән чагыштыру иде. "Гигант" хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов чит илдә алган тәэсирләрен безнең газета белән уртаклашты. 
 
"Без барган хуҗалыкта иң беренче күзгә ташланган күренеш – җитештерү урынындагы тәртип, чисталык. Шулай тиеш. Чөнки сыерларның сәламәтлеген саклауда чисталык зур роль уйный", - ди ул. 
 
Венгрлар малларының авыруын алдан кисәтүгә – профилактикага зур игътибар бирәләр икән. Чынлап та, төрле чирләрдән дәвалау өчен акча тотканчы, алдан кайгырту отышлырак.
 
Игътибарга лаек икенче күренеш – хуҗалыкта барлык җитештерү процессларының автоматлаштырылган булуы. 800 баш савым сыер асралган фермада нибары алты оператор эшли. Белгечләрнең тирән гыйлемле, алдынгы карашлы булуы сокландырды, ди Риф Имамов.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10