ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чирмешән районы Лашман авылында ферма янган

21 апрель 2019, 19:00

Чирмешән районы Лашман авылында ферма янган Ут маллар торагының түбәсенә,агач бинаның стеналарына зыян салган.
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешән районы Лашман авылдагы җирле фермерның мөгезле эре терлекләр асрала торган ферма бинасында янгын чыгып, маллар торагының түбәсе янган, ут агач бинаның стеналарына да зыян салган. Бу хакта район басмасы яза.
 
Авыл кырыендагы фермада янгын хакында хәбәрне район янгын сүндерүчеләренә иртәнге тугызынчы яртыларда телефоннан шалтыратып әйтәләр. Утны сүндерергә Лашманнан – бер, Чирмешәннән ике подразделение барган.
 
"Беренче янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә, бинаның түбәсе  яна торган була. Көчле җил дә утны тиз тарата. Абзар тезмәсендә печән  дә булган. Нәтиҗәдә бинаның түбәсе тулысынча янып бетте, стеналарына да өлешчә зыян килде", - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.
 
Савым сыерлары көтүдә булганлыктан, алар зыян күрмәгән. Андрей Фомин әйтүенчә, монда эшләүчеләр әүвәл утның тактадан төзелгән  янкормасыннан чыкканын күргәннәр. Хәзер янгынның сәбәбе  һәм матди зыян күләме ачыклана.  
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10