ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Миләүшә Хабетдинова театр училищесы студентларына татар әдәбияты тамырлары турында сөйләде

21 апрель 2019, 10:37 , Фото: архив/Султан Исхаков

Миләүшә Хабетдинова театр училищесы студентларына татар әдәбияты тамырлары турында сөйләде Галимә «Китапханә көне – 2019. Бөтен дөнья – театр» Бөтенроссия акциясе кысаларында чыгыш ясады.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова Казан театр училищесы студентларына татар әдәбиятының тирән тамырлары һәм татар театрына янаган куркыныч тенденцияләр турында лекция сөйләде. Галимәне «Китапханә көне – 2019. Бөтен дөнья – театр» Бөтенроссия акциясе кысаларында чыгыш ясарга ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты бүлеге чакырган иде.

Миләүшә Хабетдинова студентлар белән бергә Дәрдемәнднең “Бәллү” шигырен, «Сак-сок» бәетен, Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын өлешчә анализлады.

Чыгыш кысаларында мисаллар китерелеп, бүгенге драматургия проблемалары күрсәтелде. Татар театрының соңгы арадагы уңышлы куелышлары буларак, Туфан Имаметдинов белән Равил Сабыр тандемыннан туган "Тынлыкта урын бар” һәм Мансур Гыйләҗев белән Фәрит Бикчәнтәевның уртак иҗаты «Исәнмесез!» спектакле күрсәтелде.

Галимә соңгы арада Кариев театрында күрсәтелгән «Тамга» театраль лабораториясе эскизларының драматургик материалын да анализлады. Татар театрының материал саклаганда сак булырга тиешлеген ассызыклады.

Әдәбият галиме белән очрашуда студентларның укытучысы, Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла һәм филология фәннәре кандидаты, театр белгече Айгөл Габәши катнашты.

Миләүшә Хабетдинова алга таба да студентлар белән аралашырга ризалыгын җиткерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10