ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районы Базарлы Матак авылында бер айда иллеләп хуҗалык цифрлы телевидениега күчкән

21 апрель 2019, 01:00

Әлки районы Базарлы Матак авылында бер айда иллеләп хуҗалык цифрлы телевидениега күчкән Базарлы Матак халкы цифрлы телевидениега тоташу өчен район почта бүлеге аша приставкаларны күбрәк сатып алган.

(Әлки, 21 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы үзәгендә бер айда иллеләп хуҗалык цифрлы телевидениега күчкән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район почта бүлеге аша цифрлы телевидениега күчү өчен кирәкле приставкаларны да Базарлы Матак халкы күбрәк сатып алган. Шулай ук Юхмачы, Чуаш Кичүе авыл җирлекләреннән почта аша приставкалар кайтартуга гаризалар шактый булган.

Июнь башыннан телевизорыгыз күрсәтми башламасмы? Моны хәзердән белергә мөмкин. Телевизор экраны чатында “А” хәрефе тормаса, димәк, сез цифрлы каналлар карыйсыз. “А” бар икән, якын арада приставка алып тоташтыру хәерлерәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10