ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Яшел Үзән районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәйге уздырып тикшерделәр

21 апрель 2019, 04:00 , Фото: yashel-uzan.ru

Яшел Үзән районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәйге уздырып тикшерделәр Нәтиҗә буенча беренчелеккә "ВЗП Заволжья" ширкәте чыккан, икенчедә – "Тау Иле", өченчедә – "Күгәй" хуҗалыгы.

(Яшел Үзән, 21 апрель, "Татар-информ", "Яшел Үзән"). Яшел Үзән районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәйге уздырып тикшерделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җиңүчеләрне, составына Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм башкалар кергән жюри әгъзалары билгеләде.

Комиссия район буенча 6 хуҗалыкны карап чыкты. Тикшерү барышында язгы кыр эшләренә техниканың төзеклегенә, әзерлегенә хезмәтне саклау тәртибенә басым ясалды.

Нәтиҗә буенча беренчелеккә "ВЗП Заволжья" ширкәте чыккан, икенчедә – "Тау Иле", өченчедә – "Күгәй" хуҗалыгы.

Бүгенге көндә район кырларында дым каплату белән шөгыльләнәләр, ашлама сибәләр. Шушы көннәрдә чәчүгә дә керешәчәкләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10