ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Кайбыч районы бадминтончылары республика ярышларында призлы урын алган

21 апрель 2019, 03:00 , Фото: kaibicy.ru

Кайбыч районы бадминтончылары республика ярышларында призлы урын алган Алар бадминтон буенча Дөнья, Европа чемпионатлары спартакиадасында катнашырга җыена.

(Кайбыч, 21 апрель, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районының Борындык һәм Федоровское мәктәпләре укучыларының җыелма командасы Татарстан буенча бадминтон ярышында өченче урынга чыкты һәм дүрт кубокка лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышлар 4-7 апрельдә 24 команда катнашында узды. 

Җәйге каникуллар вакытында бадминтон буенча Дөнья, Европа чемпионатлары спартакиадасы булачак. Призлы урын алучылар ул ярышларда да катнашырга җыена.

Хәмзә Юнысов укучыларны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырган бадминтон түгәрәгендә осталыкка өйрәтә. Укучылар анда бушлай шөгыльләнә. “Зөя” командасы ел саен яңа уңышларга ирешә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10