ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Лениногорскидан Шәриповлар гаиләсе "Без - бергә" фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган

21 апрель 2019, 00:00 , Фото: zamansulyshy.ru

Лениногорскидан Шәриповлар гаиләсе Шәриповлар гаиләсе ”Без бергә” фестиваленең Баулыда, зональ этапта да сынатмаган.

(Лениногорск, 21 апрель, "Татар-информ", "Заман сулышы" ). Лениногорскидан Шәриповлар гаиләсе "Без - бергә" фестиваленең муниципаль этабында беренче урын алган.   Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 

Аның муниципаль этабында шәһәр һәм районнан 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр 126 укучы катнашты. Ә Баулыда узган зональ турда районнан 68 бала үз осталыкларын күрсәтте. Шәриповлар гаиләсе ”Без бергә” фестиваленең  Баулыда, зональ этапта да сынатмаган. Бу күркәм гаиләнең чыгышын ошатканнар.

"Конкурсның максаты балаларның иҗади сәләтләрен үстерү генә түгел, халык авыз иҗатына, тарихи-мәдәни мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү, бу өлкәдә белемнәрен арттыру", - ди Балалар иҗат йортының оештыру бүлеге мөдире Дания Галиева.

Әлеге музыкаль гаиләнең башлыгы Ленар Шәрипов машина йөртүче булып эшли, хатыны Гүзәл Шәрипова һөнәре буенча шәфкать туташы. Уллары Рияз 11нче гимназиянең өченче сыйныфында белем ала. Кечкенә булса да, нәфис сүз остасы буларак, шактый танылып өлгерде. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10