ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Яңа Чишмә районында кыр хезмәтчәннәре тукланачак ашханәләрне тикшерделәр

20 апрель 2019, 22:00 , Фото: novoshishminsk.ru

Яңа Чишмә районында кыр хезмәтчәннәре тукланачак ашханәләрне тикшерделәр Ашханәләрдә эшләячәк барлык хезмәткәрләр медицина тикшерүе һәм гигиена буенча укулар үтәргә тиеш.

(Яңа Чишмә, 20 апрель, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районы комиссиясе бу көннәрдә хуҗалыкларда булып, ашханәләрнең торышын тикшерә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Язгы кыр эшләре башлану белән районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында ашханәләр эшли башлаячак.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткән киңәшмәдә Роспотребнадзорның Чистай ТБ белгечләре Әнвәр Мостафин һәм Гөлфирә Мостафина ашханәләр эшенә карата нинди таләпләр булачагы турында сөйләделәр.

"Авыл хуҗалыгы оешмаларында туклануны оештырганда барлык санитар нормалар да үтәлгән булырга тиеш", - диде Гөлфирә Мостафина.

Ашханәләр чиста һәм дезинфекцияләнгән булырга тиеш. Савыт-саба, махсус киемнәр, юу чаралары, технологик җиһазлар һ.б. булу зарур. Продукцияләр сыйфатлы булырга тиеш.

Ашханәләрдә эшләячәк барлык хезмәткәрләр медицина тикшерүе һәм гигиена буенча укулар үтәргә тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10