ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чистайда яшәүче республикада иң яхшы хат ташучы итеп танылды

20 апрель 2019, 19:00

Чистайда яшәүче республикада иң яхшы хат ташучы итеп танылды Ул - кече шәһәрдә иң яхшы хат ташучысы.

(Чистай, 20 апрель, "Татар-информ", "Чистай хәбәрләре", Гүзәл Гомәрова). Республиканың иң яхшы хат ташучылары һәм почта элемтә бүлекчәләре билгеле булды. Җиңүчелэр арасында Чистайдан Надежда Кольцова да бар. Ул кече шәһәрдә иң яхшы хат ташучысы итеп билгеләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасы "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте матбугат залында узды. Бәйгедә җиңүчеләр "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин кулыннан акчалата призлар белән бүләкләнде.

"Тараткан контентыгыз өчен сезгә оят булмаска тиеш. Чөнки аны районнарыбыз өчен җаны-тәне белән көеп яшәгән журналистларыбыз яза - фактларны бозмыйча, матур һәм дөрес телдә язучы коллегаларыбыз", - диде Андрей Кузьмин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10