ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ульяновск-Казан трассасында намаз уку өчен яңа урын булачак

20 апрель 2019, 17:51

Эшмәкәрләр ярдәме белән, Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарихи бина сатып алган.
(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Ульяновск-Казан трассасында намаз уку өчен тагын бер урын булдырылачак. Бу хакта Ульяновск татар яшьләре үзәге хәбәр итә. 
 
Ульяновск районы Семеновка авылында, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенең Көнбатыш мөхтәсибәте төбәк эшмәкәрләре ярдәме белән тарихи бина сатып алган. Әлеге объект "Ульяновск - Казан" трассасы янында урнашкан. 
 
"Күптән түгел генә мөхтәсибәт җыелышында биредә дога кылу бүлмәсе һәм ашханә ачу турында карар кабул ителде. "Садака" хәйрия фонды территорияне җыештыру буенча өмә оештырды", - диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10