ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Санкт-Петербургның "Файда" ансамбле кастинг оештыра

20 апрель 2019, 17:25

Сайлап алуда татар телен камил белүче җырчылар, биючеләр катнаша ала.
(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 21 апрель көнне Санкт-Петербургның "Файда" төркеменә сайлап алу туры булачак. Бу хакта "Файда" фольклор-эстрада ансамбленең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
"Вокал тавышы" дип исемләнгән кастингта 11-50 яшьлек үзешчәннәр катнаша ала. Төп шарт: татар телен камил белү. Кастингта катнашу өчен ике җыр әзерләү кирәк. 
 
"Файда" - татар җырлары һәм биюләренә өйрәтә торган Санкт-Петербургтагы беренче эстрада-фольклор ансамбле. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10