ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

ЮНЕСКО кызлар һәм хатын-кызлар белеме буенча премия алуга ачык конкурслар башлап җибәрде

20 апрель 2019, 17:12

Һәр премиянең күләме 50 мең доллар тәшкил итә.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). ЮНЕСКО белән берлектә булдырылган тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә мәгариф премиясен алуга ачык конкурслар, шулай ук Кытай хөкүмәте тарафыннан ЮНЕСКО белән берлектә оештырылган кызлар һәм хатын-кызлар белеме буенча премияләр алуга конкурс башлап җибәрде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Номинантлар - тиешле юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыручы оешмалар һәм физик затлар», - диелә хәбәрдә.

Һәр премиянең күләме 50 мең доллар тәшкил итә. Конкурс инглиз телендә үткәрелә.

Конкурсларда катнашу өчен теркәлү формасын тутырып, Letunovskaya-vo@edu.gov.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк:

- 2019 елның 26 апреленнән дә соңга калмыйча тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә мәгариф премиясе алу өчен;

- 2019 елның 22 маеннан да соңга калмыйча кызлар һәм хатын-кызлар белеме буенча премия алу өчен.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10