ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан мәктәп укучысы газ китүен ачыклау өчен «акыллы» прибор уйлап тапкан

20 апрель 2019, 16:14

8нче сыйныф укучысы Бөтенроссия конференциясендә икенче урынны алды.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Казанның 122нче мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Артем Мухачев фатир хуҗасына бинада газ китү турында хәбәр итәргә сәләтле газоанализатор-прибор эшләгән. Бу турыда КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге эшләнмә Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылар арасында үткәрелгән IV Бөтенроссия фәнни конференциясендә икенче урынны алды.

"Көнкүреш газы таралу сәбәпле, еш кына йортларда шартлау була, шуңа күрә мин фатир хуҗасына смартфонга газ исе турында хәбәрләр җибәрә алырлык газоанализатор ясарга теләдем”, — дип сөйләде укучы.

Аның сүзләренә караганда, автоном система статик һәм динамик режимнарда эшли ала. Шулай итеп, җайланма бирелгән траектория буенча хәрәкәт итә ала.

Казан федераль университетының физика институтының радиофизика кафедрасы өлкән укытучысы Павел Корчагин җитәкчелегендә Артем Казан югары уку йортының кече Университетында робототехника һәм программалаштыру серләренә төшенә.

Фәнни җитәкче билгеләп үткәнчә, бүген булган приборлар сигнализацияле датчиклар гына булып тора, ә аларның сигналларын кеше бинада булганда гына ишетергә була. Укучының автономияле системасында мондый проблема хәл ителгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10