ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда Сәүдә үзәгендә янгын чыгу сәбәпле кешеләрне эвакуацияләргә туры килгән

20 апрель 2019, 15:40

Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә Сәүдә үзәгендә шуруповерт зарядкасында кыска ялганыш булу аркасында 40 кешене эвакуацияләргә туры килгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 11.06 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Чаллыда Тынычлык проспектында "Октябрьское" сәүдә үзәгенең икенче катында янгын чыгуы турында хәбәр килгән», – дип сөйләделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр «Рыболов» кибетендә шуруповерт зарядкадасында кыска ялганыш булуын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 40 кеше сәүдә үзәгеннән үзләре чыккан.

Һәлакәттә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10