ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

ЮХИДИ машина йөртү таныклыгы алу өчен теоретик имтихан сорауларын арттырырга планлаштыра

20 апрель 2019, 16:01

2020 елда инспекция имтихан кабул итү тәртибен үзгәртергә мөмкин.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Дәүләт автоинспекциясе агымдагы ел ахырында машина йөртү таныклыгы алу өчен теоретик имтихан сораулары санын арттырырга планлаштыра. Киләсе елда имтихан кабул итү тәртибен үзгәртү планлаштырыла. Һәр сорауга билгеле балл куелачак. Бу турыда ЮХИДИнең теркәү һәм имтихан эшчәнлеген оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Гиляков хәбәр итте, дип яза ТАСС.

"Сораулар саны агымдагы ел ахырында, ә тапшыру тәртибе хөкүмәт карары һәм административ регламент белән раслангач 2020 елда гына үзгәртеләчәк", - диде Николай Гиляков.

Шулай ук Николай Гиляков юл-транспорт һәлакәте китереп чыгару мөмкин булган хәл турындагы сорауга дөрес җавап бирмәгән очракта имтихан туктатылырга мөмкин, андый сораулар аз булачак диде.

Россия ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Николай Шеюхин Дәүләт автоинспекциясе имтиханнарның теоретик өлешенә ашыгыч хәлләрдә машина йөртү турында сораулар кертергә ниятли дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10