ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казахстанда автобус катнашындагы һәлакәттә 11 кеше һәлак булган

20 апрель 2019, 14:47

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев хәбәр итүенчә, үлүчеләр арасында Үзбәкстан гражданнары бар.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Казахстанда пассажир автобусы әйләнеп капланган. Юл-транспорт һәлакәтендә 11 кеше һәлак булган, тагын 29 кеше зыян күргән. Бу турыда “РИА Новости” хәбәр итә.

Һәлакәт 5.00 сәгать тирәсендә Алма-Ата — Ташкент юлының 181 километрында булган. “Toyota Camry” автомобиле юл кырыенда туктап торган йөк машинасына бәрелгән. Аның артыннан барган автобус йөртүчесе бәрелешүдән качарга теләгән, әмма машина әйләнеп капланган.

Һәлакәт урынында сигез кеше һәлак булган, соңрак хастаханәдә тагын өч кеше үлгән. Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев хәбәр итүенчә, үлүчеләр арасында Үзбәкстан гражданнары бар.

Касым-Жомарт Токаев юл һәлакәтендә үлгән кешеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты һәм хөкүмәткә кичектергесез чаралар күрергә кушты.

Зыян күргән 29 кешенең җидесе Үзбәкстан гражданнары.

Эчке эшләр министры оператив-тикшерү төркеме оештырырга йөкләде. Кеше гомерен өзүгә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча тикшерү бара. Гаеплеләргә ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10