ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Лядской бакчасын чүп-чардан чистарттылар

20 апрель 2019, 13:24

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Лядской бакчасын чүп-чардан чистарттылар Шәһәр өмәсендә 100дән артык кеше катнашты.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казанның Лядской бакчасы территориясендә узган өмәдә йөздән артык кеше катнашты. Чарада Татарстан Дәүләт Советы аппараты депутатлары һәм хезмәткәрләре катнашты, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

«Өмәгә гел бәйрәмгә кебек чыгам. Кешеләрнең көрәк, тырма, себеркеләр белән шәһәрнең чисталыгын һәм төзеклеген тәэмин итү өчен эшләүләрен күрү күңелле", - дип сөйләде Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин сүзләренә караганда, быел өмәләр үткәрү традициясенә йөз ел тулды, мондый беренче чара Мәскәү Казан вокзалында узды.

«Шәһәрлеләрнең, якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләрнең безгә кушылуы аеруча сөендерә», - дип нәтиҗә ясады Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда «Хезмәт десанты» өмәләре ике этапта - 20 һәм 27 апрельдә 15 иҗтимагый киңлектә узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10