ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда Татарстан прокуроры Кубогына турнир ачылды

20 апрель 2019, 12:49 , Фото: Артур Шипилов

Казанда Татарстан прокуроры Кубогына турнир ачылды Ярышларда бөтен Россиядән 11 команда катнаша.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда Татарстан прокуроры Кубогына турнир ачылды. Турнир составына мини-футбол, алкалы хоккей һәм хатын-кызлар волейболы буенча ярышлар кертелгән. Чарада барлыгы 265 спортчы катнаша.

Иң яхшы исеме өчен 11 команда көрәшәчәк: Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы җыелма командасы, Идел буе федераль округы прокуратуралары җыелма командасы, Самара өлкәсе прокуратурасы җыелма командасы, Санкт-Петербург шәһәре җыелма командасы, Ставрополь крае җыелма командасы, Башкортстан җыелма командасы, Мордовия, Удмуртия, Чуаш Республикасы җыелма командасы, Көньяк федераль округ җыелма командасы һәм Татарстан прокуратурасы җыелма командасы.

Ачылу тантанасында барлык катнашучыларга Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков мөрәҗәгать итте: «Хөрмәтле спортчылар, судьялар һәм җанатарлар, бүген без турнирны 16нчы тапкыр уздырабыз. Бүген бәйрәм, тамашачыларны шатланып каршы алганда, сезнең бу атмосфераны истә калдыруыгызны һәм кабат безгә кунакка килүегезне телим. Ни өчен без мондый чаралар үткәрәбез? Чөнки спорт бездә эш өчен кирәкле ике сыйфатны булдыра, бу - үҗәтлек һәм җиңүгә омтылыш».

Аннары сүз Штатлар идарәсе башлыгы урынбасары, РФ Генераль прокуратурасы Баш кадрлар идарәсенең кадрлар белән методик тәэмин итү һәм кадрлар әзерләү буенча урынбасары Вячеслав Власов алды.

Ул оештыручыларны чарага әзерлек һәм аны уздыру дәрәҗәсе өчен мактады. Шулай ук уеннарда катнашучыларга яхшы җиңүләр теләде.

Мини-футбол буенча турнирның беренче матчы башланыр алдыннан Татарстан прокуроры туп белән беренче символик һөҗүм ясады. Ул командалар капитаннары белән уйнап алды, аннан соң ярышлар башланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10