ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роспотребнадзор Татарстан халкына чит илдә нинди инфекцияләр таралуы турында сөйләде

20 апрель 2019, 10:17

Роспотребнадзор Татарстан халкына чит илдә нинди инфекцияләр таралуы турында сөйләде Республиканың баш санитар табибы Татарстанга ялга китәр алдыннан нинди прививкалар ясарга кирәклеген аңлатты.

(Казан, 20 апрель, «Татар-ифнорм»). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәзерге көндә чит илләрдә нинди инфекцияләр тарауы турында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга сөйләде.

«Беренчедән, безнең илкүләм календарьны күздә тоткан инфекцияләрдән үз прививкаларыгызны карарга кирәк. Икенчедән, әгәр сез Урта Азия илләрен сайлыйсыз икән, монда вируслы А гепатитына каршы прививка ясарга киңәш ителә. Әгәр Таиланд, Вьетнам кебек тропик, эссе илләрне сайлыйсыз икән, биредә Денге бизгәге йоктыру рискы бар», – диде Татарстанның баш санитар табибы.

Шулай ук Марина Патяшина хаҗга җыенган кешеләрне нинди инфекцияләр көтүе һәм алардан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде.

Интервьюның тулы версиясен сылтама буенча укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ» агентлыгы каналында YouTube та күрергә мөмкин.

Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә,18:30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13:30 сәгатьтә карап булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10