ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Туфан Имаметдинов: Әлиф спектакле чит илләрдә күпкә популяррак

20 апрель 2019, 15:52 , Фото: архив / Салават Камалетдинов

Туфан Имаметдинов: Әлиф спектакле чит илләрдә күпкә популяррак Моны Туфан Имаметдинов чит ил тамашачысының татар мәдәнияты белән бөтенләй таныш булмавы белән аңлата.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). "Әлиф" спектакле Татарстанга караганда Россия регионнарында һәм чит илләрдә күбрәк кызыксыну уята. Бу хакта спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов кичә Тукай музеенда узган түгәрәк өстәл вакытында сөйләде.

"Регионнарда һәм чит илләрдә яшәүче тамашачы өчен татар мәдәнияте дөньяда бөтенләй юк. Бәлки аның "Әлиф" спектакле белән кызыксынуын шуның белән аңлатып була", - диде Туфан Имаметдинов.

"Чөнки без аларга кунакка килгәндә, "Менә без татарлар һәм сезгә татар спектаклен алып килдек" дип әйтәбез икән, алар безгә аптырап "Сез 400 ел элек юкка чыктыгыз, түгелме соң?" дип дәшәләр", - диде режиссер.

"Рус мәдәнияты белән алар яхшы таныш, ә татар мәдәнияте аларга ят нәрсә", - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10