ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле – исемлек

20 апрель 2019, 10:48 , Фото: Рамиль Гали

Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле – исемлек Халыкара конкурста 300дән артык кеше катнашкан.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Айгөл Шәйхлисламова). Марсель Cәлимҗанов исемендәге актерлар йортында шигырь укучыларның Габдулла Тукай исемендәге IX халыкара конкурсы финалы узды. Оештыручылар һәм катнашучылар белән “Татар-информ” хәбәрчесе сөйләште.

Конкурста 1-11 сыйныф укучылары, колледж, техникум студентлары катнашты. 326 катнашучының 35е гала-концертта чыгыш ясады. Концерт теплоход палубасында барган театраль күренешләр белән үрелеп барды. Катнашучылар арасында үз шигырьләрен укучылар да бар иде.

Кечкенәләр арасында (1-4 сыйныф) 1 урынны Даниил Байтуллин, урта группада (5-8 сыйныф) Йосыф Шәңгәрәев, зурлар арасында (9-11 сыйныф) Инзилә Вәлиуллина алды. Үз шигырен укучылар арасында Илназ Вәлиәхмәтов, профессиональ группада Рамазан Йосыпов җиңде. Җиңүчеләргә дипломнар, китаплар тапшырылды.

“Татар телен һәм әдәбиятын пропагандалаган өчен” Ксения Балагурова, Николь Бармова, “Оригиналь уку өчен” Алиса Величко бүләкләнде. Чит илләрдән килгән катнашучылар арасында “Татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау өчен” Чжан Юньюнь, Су Юаньбо, Нурислам Кучкаров, Россия төбәкләреннән “Татар телен Россия төбәкләрендә үстерү һәм саклау” номинациясендә Камилә Калиева, Илнур Фатыйхов, Алина Илькаевалар җиңде.

“Габдулла Тукай исеменәге конкурста катнашырга булдым. Гала-концертка үттем. Атмосфера бик яхшы. Минем монда беренче тапкыр килүем түгел, миңа монда бик ошый, монда танылган актерлар бар, тәҗрибә алырга кирәк һәм үзеңңе күрсәтергә”, - диде Яшел Үзәннән килгән Алиса Величко.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10