ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанда Актаныш районы үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде

19 апрель 2019, 22:00 , Фото: aktanysh.tatarstan.ru

Башкортстанда Актаныш районы үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде Туризм эшчәнлеге, үсеше буенча Башкортстан туриндустрия ассоциациясе җитәкчесе һәм Актаныш район башлыгы арасында килешүгә кул куелды.

(Актаныш, 19 апрель, "Татар-информ", Ләйсән Тимерова). 18 апрельдә Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының эшлекле форумында рәсми шартларда Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районнар арасында муниципальара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике республиканың уртак проектлары, инвестицион мөмкинлекләр, багланышлар һәм элемтәләр булдыруны күз алдында тоткан форум кысаларында сөйләшүләр "түгәрәк өстәл"ләрдә дәвам итте.

Туризм эшчәнлеге, үсеше буенча Башкортстан Республикасы туриндустрия ассоциациясе җитәкчесе Камил Сираҗетдинов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов арасында килешүгә кул куелды.

Мәгариф юнәлешендә Актаныш гимназиясе директоры Рузилә Гарипова Уфа шәһәренең 65 нче гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова һәм 84 нче гимназия директоры Равил Идрисов белән үзара хезмәттәшлеккә нигез булучы килешү төзеде.

Илеш һәм Актаныш районнары делегациясе, сәфәр кысаларында, Уфа шәһәренең 65 нче гимназиясендә булып, андагы эшчәнлек, гимназиянең бай тарихы, мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге белән дә танышты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10