ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәүнең Наркология фәнни-гамәли үзәгендә намаз уку бүлмәсе эшли башлады

19 апрель 2019, 21:36

Гыйбадәт бүлмәсендә намаз уку, тәхәрәт алу өчен барлык шартлар да булдырылган.
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Кичә, 18 апрель көнне, Мәскәүнең Наркология фәнни-гамәли үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылган. Бу хакта Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 
 
Гыйбадәт бүлмәсендә намаз уку, тәхәрәт алу өчен барлык шартлар да булдырылган. Шулай ук, кечкенә генә китапханә дә тупланылган. 
 
Чарада Россия башкаласы мөфтие Илдар Аляутдинов, Үзәк президенты Евгений Брюн һәм учреждение директоры Сергей Копоров та катнашкан. 
 
"Бу урында кешеләр үзгәрү һәм яхшы якка төзәлү өчен этәргеч алырлар дип өметләнәм", - дигән Илдар Аляутдинов һәм учреждениегә даими рәвештә җомга намазын укырга имам килеп йөриячәген белдергән. 
 
  • 25 мартта Н.Н.Блохин исемендәге онкология үзәгендә дә намаз уку бүлмәсе ачылган иде. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10