ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Нәкыя Гыйләҗева гаилә кору турында: Милләтләрне бутарга ярамый

19 апрель 2019, 20:54 , Фото: Салават Камалетдинов

Нәкыя Гыйләҗева гаилә кору турында: Милләтләрне бутарга ярамый Татар татар булырга, рус рус булырга тиеш, - ди татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең хатыны.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар язучысы, драматург, татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева гаилә төзегәндә милләтләрне бутарга ярамый дип саный. Бу хакта ул “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында оештырылган “Калфак туе” чарасында әйтте.

“Безнең өч улыбыз бар. Өч улыбызның өч хатыны бар. Минем киленнәрем өчесе дә безнең милләт кешеләре. Безнең нәселебездә, минем тирә-ягымдагы нәселдә бернинди дә катнаш гаилә юк. Татар татар булырга тиеш. Рус рус булырга тиеш. Мин рус начар дип, чуваш начар дип әйтмим. Барысы да яхшы. Әмма милләтләрне бутарга һич ярамый”, – диде Нәкыя ханым.

  • Бүген II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды кысаларында “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында “Калфак туе” чарасы үтте. Биредә Аяз Гыйләҗев һәм Нәкыя Гыйләҗева гаиләсе белән таныштылар. Шулай ук чара белән беррәттән төрле мастер-класслар да барды.
  • II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-20 апрель көннәрендә уза. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнаша.
  • Әлеге минутларда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” спектакль премьерасын карый. II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды шуның белән тәмамлана.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10