ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сахалинда балалар өчен Сабан туе май аенда уздырылчак

19 апрель 2019, 19:15

Милли бәйрәм быел сигезенче тапкыр оештырыла.
(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). 4 май көнне Сахалинда балалар өчен Сабан туе оештырылачак. Бу хакта җирле татарларның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Балалар өчен милли бәйрәм сигезенче тапкыр үткәреләчәк. Чарада катнашучылар өчен милли ярышлар һәм уеннар, милли әдәбият, кул эшләнмәләре күргәзмәсе, милли ризыкларны авыз итү, җиңүчеләргә бүләкләр әзерләнәчәк. 
 
Моннан тыш, милли көрәш буенча турнир уздыру да ниятләнелә, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10