ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама сәнәгать зонасындагы янгынны видеога төшергәннәр

19 апрель 2019, 19:02 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Түбән Кама сәнәгать зонасындагы янгынны видеога төшергәннәр Янгын урынына Түбән Кама эзләү-коткару төркеме көчләре юнәлдерелгән.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Шаһитлар Түбән Кама сәнәгать зонасындагы янгынны видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

«Бүген Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичке биштә сәнәгать зонасы территориясендә янгын чыгу турында мәгълүмат килде. Янгын урынына Түбән Кама эзләү-коткару төркеме җибәрелде», – диелгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан министрлыгында янгын әйләнә-тирәгә һәм шәһәрдә яшәүчеләргә куркыныч тудырмавын хәбәр иттеләр. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10