ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан белән Рига арасында авиарейслар ачылачак

19 апрель 2019, 21:56

Рейслар атнага ике тапкыр башкарылачак.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). 23 апрельдә Казан белән Рига арасында авиарейслар ачылачак. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясендә матбугат хезмәте хәбәр итә.

Латвия башкаласына очышлар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга башкарылачак. Очу вакыты 2 сәгать 40 минут тәшкил итәчәк.

  • «Татар-информ» агентлыгы Казаннан Геленджикка даими авиарейс июньдә ачылачак дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10