ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда ДРКБ каршында балалар онкологиясе үзәге төзергә планлаштыралар

19 апрель 2019, 18:23

Казанда ДРКБ каршында балалар онкологиясе үзәге төзергә планлаштыралар Сигез катлы яңа бина 100 ятакка исәпләнгән.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе каршында балалар онкология, гематология һәм хирургия үзәгенең яңа бинасы проектын ясыйлар һәм төзиләр. Проект Татарстан бюджетына 47,97 миллион сумга төшәчәк. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында хәбәр ителә.

«Беренче чиратта без Татарстан Республикасында балалар Онкохирургия үзәген төзү проектын карыйбыз. Ел дәвамында Балалар республика клиник хастаханәсендә якынча 400 пациентка операция ясала. Яңа үзәк 100 ятакка исәпләнгән», – дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Проектны төзү 30,4 миллион сумга бәяләнә, эскизлар үзләре 3 миллион сумга якын торачак, Яңа бина сигез катлы булачак һәм 100 ятак сыйдыра алачак, шуларның җитмеше тәүлек буе эшли торган стационарга куелачак.

Шулай ук Казанның 7нче Шәһәр хастаханәсе каршында дәвалау үзәге төзү планлаштырыла. Аңа 22,7 миллион сум бүлеп бирелгән. Әлеге үзәк 143 ятакка исәпләнгән. Ә мәйданы Балалар республика клиник хастаханәсе каршындагы онкоүзәге белән чагыштырганда кечерәк - 12,3 мең кв. метр (18,1 мең кв. метр).

Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Балалар онкохирургиясе үзәге төзелеше 1,6 миллиард сумлык бәяләнә.

«Ике-өч ел эчендә төзергә һәм файдалануга тапшырырга исәплибез», - диде ведомство башлыгы Марат Садыйков.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10