ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Аяз Гыйләҗев турында улы: Әтинең үзен ир кеше итеп күрсәтүе безнең өчен төп тәрбия булды

19 апрель 2019, 18:51 , Фото: Салават Камалетдинов

Аяз Гыйләҗев турында улы: Әтинең үзен ир кеше итеп күрсәтүе безнең өчен төп тәрбия булды Бүген “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗев гаиләсенә багышланган чара үтте.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев әтисе – татар язучысы, драматург, татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗев турында: “Әтинең үзен ир кеше итеп күрсәтүе безнең өчен төп тәрбия булды”.

“Балага тәрбия бирү – ул бик индивидуаль нәрсә. Әти – безнең өчен, иң беренче чиратта, әти ул. Башкалар өчен ул язучы Аяз Гыйләҗев, ә безнең өчен ул – әти. Минем әти безгә һәрвакыт “Шулай эшләгез” дип әйтеп торды диясем килми. Әти һәрвакыт үгет-нәсыйхәт укып тормады ул. Аның үзен ир кеше итеп, гаилә башлыгы итеп күрсәтүе безнең өчен төп тәрбия булды. Иң әһәмиятлесе шул”, - диде галим.

Искәндәр Гыйләҗев балаларын әтисе үрнәгендә тәрбияләүләрен әйтте. “Әти үз сүзендә тора белде, үз позициясен яклый белде, үзенең фикерен ачык итеп җиткерә белде, гаиләне алып бара алды. Безнең өчен иң әһәмиятле үрнәк шул булды. Без дә булдырабызмы-юкмы – анысы икенче нәрсә. Без дә үз гаиләләребездә шулай эшләргә тырышабыз”, - диде ул.

  • II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-20 апрель көннәрендә уза. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10