ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Искәндәр Гыйләҗев: Гыйләҗевләр гаиләсен экспонат итеп кабул итәргә кирәкми

19 апрель 2019, 20:00 , Фото: Салават Камалетдинов

Искәндәр Гыйләҗев: Гыйләҗевләр гаиләсен экспонат итеп кабул итәргә кирәкми Без беркемгә дә үрнәк булырга теләмибез, ди галим.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар язучысы, драматург, татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең улы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев “Гыйләҗевләр гаиләсен экспонат итеп кабул итәргә кирәкми”, диде.

“Безне экспонат итеп кабул итәргә кирәкми. Безгә сокланып, гаҗәпләнеп карарга кирәкми. Без нормаль гаилә. Без беркемгә дә үрнәк булырга теләмибез. Бу, минемчә, шулай булырга тиеш тә. Без балалар тәрбияләп, тырышып, үзебезчә тормыш корып, киләчәк турында хыялланып яшибез. Безне зинһар шулай кабул итсәгез иде”, - диде Искәндәр Гыйләҗев.

Бүген II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды кысаларында “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында “Калфак туе” чарасы үтте. Биредә Аяз Гыйләҗев һәм Нәкыя Гыйләҗева гаиләсе белән таныштылар. Шулай ук чара белән беррәттән төрле мастер-класслар да барды.

  • Аяз Гыйләҗевнең бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграҗ исемле керәшен татарлары авылында уза. 1948 елда Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Монда ул, уку программасындагы фәннәрне яхшы үзләштерү белән бергә, беренче курстан ук университет каршындагы әдәби түгәрәккә йөри, анда үзенең язган беренче иҗат тәҗрибәләре белән уртаклаша.
  • II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-20 апрель көннәрендә уза. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнаша.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10